Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына республиканың әйдәүче югары белем бирү уку йортлары белән хезмәттәшлек итү кысаларында Казан федераль университеты студентлары килде.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында Үзбәкстан кунаклары булып китте. Әлеге делегацияне "Тошкентбошплан ЛИТИ" ДУ генераль директоры Рөстәм Шәрифов җитәкләде.
Казанда "РОСТКИ: Россия - Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» бизнес — форумы кысаларында «РЕБУС» Халыкара форумы старт алды. Форум мәйданчыкларының берсе агломерацияләр үсешендә пространство белешмәләренең роленә багышланган иде.
Кичә Россиянең Федераль Монополиягә каршы хезмәтенең укыту-методик үзәгендә милек һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге белгечләр өчен семинар уздырылды. Биредә ТР Пространство белешмәләре фонды директорының беренче урынбасары Сергей Бахматов та катнашты.
Росреестр тарафыннан N П/0148 номерлы 2022 елның 19 апрелендә чыккан Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография приказының 1 һәм 2 кушымтасына үзгәртүләр кертү турындагы приказ проекты әзерләнде.
Бүген Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнология һәм җир кулланышы институты актлар залында агмдагы елда 4 курс студентларының практика узу нәтиҗәләре буенча киңәшмә үтте.
Бу атнада ТР Пространство белешмәләре фондының геодезия һәм картография идарәсе белгечләре тарафыннан Лаеш районының Столбище торак пункты территориясендә инженер-геодезия эзләнүләре башкарылды.
Очрашуда республиканың Пространство белешмәләре фондының төп эшчәнлек төрләре турында сөйләделәр: фондны алып бару һәм шәһәр төзелеше документларын әзерләү. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр платформасы базасында гамәлгә ашырылучы "Бердәм килештерү кабинеты" проекты турында да фикер алыштылар - ул инженер инфраструктурасы челтәренә технологик кушылу буенча хезмәт күрсәтү вакытын кыскартуга юнәлдерелгән.
2024 елда Татарстан Росреестры тарафыннан Балык Бистәсе, Саба, Чистай, Питрәч, Биектау һәм Апас районнары территорияләрендә аэрофотосъемка үткәрелде.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды эшчәнлеге төп бурычларының берсе булып дәүләт хакимияте органнары яисә дәүләт учреждениеләре тарафыннан оештырылган геодезик һәм картографик тиушеренүләр нәтиҗәсендә җыелган пространство белешмәләрен һәм материалларын даими яңарту булып тора.