Барлык хезмәткәрләрнең дә шәхси үсеш һәм һөнәри үсеш өчен мөмкинлекләре бар. Монда сезне тотрыклы эш һәм киләчәккә ышаныч көтә. Ә Фондта эшләгәндә алынган тәҗрибә һәм белемнәр федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге учреждениеләрдә таләп ителә.
Без ирешкәннәребездә тукталмыйбыз - үсүебезне дәвам итәбез һәм бер максатка омтылабыз: бүген кичәгедән яхшырак, ә иртәгә - бүгенгедән яхшырак булырга.
Фондның һәр хезмәткәре - дус команданы бер өлеше. Тәҗрибә белән уртаклашып, бер-беребезгә терәк булып торабыз. Уртак хөрмәткә һәм дустанә мөнәсәбәтләргә омтылабыз.
Лаеклы хезмәт хакы. Хезмәт өчен гадел бүләкләү - «ТР ПБФ»ДБУ төп принципларының берсе.
Профессионаллар командасында эшләү. Төрле өлкәдән экспертлар белән һәркөнне эшләү һөнәри үсешкә сәбәпче булып тора.