2025 елда Татарстанда 95 меңнән артык күчемсез милек объектының чикләре төгәлләштереләчәк

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Бу федераль бюджеттан финансланган Комплекслы кадастр эшләре нәтиҗәсендә мөмкин булачак.

Агымдагы елда Татарстан территориясендә Комплекслы кадастр эшләре башкарылачак, аның барышында 95 меңнән артык күчемсез милек объектының чикләре төгәлләштереләчәк. Барлыгы 150 кадастр кварталы колачланып алыначак:  Казанда һәм республиканың 11 районында: Апас, Арча, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Норлат, Саба, Бөгелмә, Лениногорск.

«Федераль бюджет хисабыннан финанслана торган Комплекслы кадастр эшләрен башкару өчен 2025 елда инвестицион потенциалы була торып, чикләре билгеләнмәгән җир кишәрлекләре булган муниципаль берәмлекләр сайланды", - дип аңлатты ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International