Фондта ТР Дәүләт архивы хезмәткәрләре белән очрашу узды

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

"Татарстан Республикасында архив эшен үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Пространство белешмәләре фондында республиканың Дәүләт архивы хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәрелде.

Аралашуда Фонд директорының беренче урынбасары Сергей Бахматов һәм делопроизводство оештыру секторының әйдәүче белгече Анжелика Абдрахманова катнаштылар.

Фонд ТР Дәүләт архивының комплектлаштыру чыганагы булып 2020 елдан тора. Очрашуда даими саклау срогы документларын тәртипкә китерү, эшләр номенклатурасын эшләү, саклауга яраксыз архив документларын юк итү өчен актлар бирү кебек сораулар каралды. Аерым игътибар хезмәткәрләрнең шәхси эшләрен һәм алар өчен белешмә-эзләү аппаратны формалаштыруга бирелде.

Очрашу нәтиҗәсендә катнашучылар Фонд архивык комплектлаштыру өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү һәм консультацияләр үткәрү турында килеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International