18 февраль көнне Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ветераннар һәм СВОда катнашучылар өчен «Геройлар вакыты» федераль программасына охшаш кадрлар проектын эшләтеп җибәрү турында игълан итте.
"Программаның максаты - хакимият органнарында һәм дәүләт компанияләрендә эшләү өчен махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан җитәкчеләр әзерләү", - диде Татарстан башлыгы.
Һөнәри белеме һәм кешеләр белән идарә итү тәҗрибәсе булган СВО ветераннары һәм хәрбиләре 18 февральдән 30 мартка кадәр сайтта теркәлә һәм конкурс нигезендә сайлап алуда катнаша ала. Катнашучыларга үзләренең көчле яклары һәм дәүләт хезмәтендә китерә алырлык файда турында эссе язарга, идарә потенциалын һәм интеллектуаль үзенчәлекләрен бәяләүгә тест, шулай ук әңгәмә узарга туры киләчәк.
Барлык мәгълүмат https://batyrlar-rt.ru интернет-сайтында урнаштырылган.