Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов республиканың шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләренең генераль планнарын һәм ПЗЗларын эшләү сораулары буенча киңәшмә үткәрде.
ВКС ярдәмендә аралашуга ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Пространство белешмәләре фонды, Татарстан буенча "Роскадастр" ГХК филиалы һәм республиканың башка проектлы оешмалары вәкилләре кушылды.
Хәзерге вакытта ЕГРНда Татарстанның торак пункт һәм территориаль зоналар чикләренең 90% кертелгән. Әлеге күрсәткечне 100% тулылндару өчен төрле проектлы оешмалар тарафыннан генераль планнар һәм ПЗЗлар эшләнелә. Әмма проектларны җитештерү һәм килештерү барышында төрле кыенлыклар килеп чыга. Бу - җир кишәрлекләрен ызанлау кирәклеге, урман комиссияләре үткәрү, җир категорисен үзгәртүгә яисә "авыл хуҗалыгы" категориясендәге җирләрне торак пункт җирләренә кертүгә килештерү алу һәм башкалар. Әлеге сорауларны район вакытында хәл итергә мәҗбүр.
Киңәшмәдә барлык санап кителгән мәсьәләләр һәм Азнакай, Аксубай, Актаншы, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Бавлы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан районнары торак пункт, терзона чикләрен реестрга кертү план-графиклары каралды. Шундый ук форматтагы очрашулар алдагы көннәрдә башка районнар белән дә үткәреләчәк.