Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов Кадастр бәяләве буенча дәүләт бюджет учреждениеләре ассоциациясе оештырган «Административ-территориаль берәмлекләрнең чикләрен билгеләү» Бөтенроссия ВКС-семинарында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында "Тарифларны җайга салуны цифрлы трансформацияләү" темасына коллегия утырышы узды. Чарада республиканың тармак министрлыклары, ведомстволары һәм башка оешмалар вәкилләре катнашты.
РФ Президенты Владимир Путин Комплекслы кадастр эшләрен уздыруга кагылышлы «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга кул куйды.
Бу атнада 22-24 октябрьдә Казанда халыкара масштабтагы зур вакыйга - XVI БРИКС саммиты узды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, БРИКСта рәислек итү һәм саммит уздыру вакытында Россия коллектив көнбатышка илебезнең изоляциясе булмавын гына түгел, ә зур дипломатик җиңүен дә күрсәтте.
ТР Пространство белешмәләре фонды җитәкчеләре ТР Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов белән очрашып, татар телендә һәм республика территориясендә күпләп яшәгән Россия халыклары телендә географик объектлар атамалары каталогын алып бару мәсьәләсен карадылар.
Бүген ВКС режимында шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләре генераль планнарын, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен (ПЗЗ) эшләү сораулары буенча киңәшмә үтте. Очрашуда республиканың проектлы оешмалары, муниципаль районнар, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр" платформасының инженер инфраструктура челтәрләренә технологик кушылу буенча Бердәм килештерү кабинеты катнашучыларының чираттагы очрашуы узды.
2024 елның 15 октябренә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кергән территориаль зона чикләре өлеше - 86%, торак пункт чикләре өлеше - 89 % тәшкил итте.
3 квартал дәвамында Пространство белешмәләре фонды базасына гомуми күләме 54Гб тәшкил иткән 406 материал кертелде. Профиль эшчәнлеге кысаларында рус һәм татар телләрендә, шулай ук республикада күпләп яшәүче халыклар телләрендә географик объектлар атамалары каталогын актуальләштерү буенча эш дәвам итә. Хәзерге вакытта каталогта рус телендә 4 639 атама исәпләнә, шулардан 4 444 татар телендә дә.
Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында республика башкарма хакимияте органнары белән Бердәм килештерү кабинеты (ЕКС) кысаларында үзара хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.