ТР Пространство белешмәләре фонды директорының беренче урынбасары Сергей Бахматов Казан дәүләт аграр университетында чыгарылыш квалификация эшләрен яклау буенча дәүләт имтихан комиссиясе эшендә катнашты.
10-11 февральдә "Җир төзелеше һәм кадастр" юнәлеше буенча читтән торып укучы Агробиотехнологияләр һәм җир кулланылышы институты магистрлары Дәүләт имтихан комиссиясенә үзләренең нәтиҗә эшләрен тәкъдим итте.
"Студентлар үз белгечлекләре буенча белемнәренең югары дәрәҗәдә икәнен күрсәттеләр, чыгарылыш эшләрен яклауга да җаваплы караганнар. Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә үтәлгән эшең өчен җавап тоту, килеп чыккан сорауларга оператив җавап бирү һәм иҗади алымнар куллану кебек сыйфатларга ия булу мөһим. Студентлар барлык таләпләрне дә бик яхшы үтәде", - дип бәяләде магистрлар чыгышын Сергей Бахматов.
Студентларны чын күңелдән уңышлы яклаулары белән котлап, аларга һөнәри уңышлар телибез!
