2025 ел башыннан Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) Татарстан Республикасының 203 территориаль зона чиге турындагы белешмә кертелде. Бу теркәлгән чикләр санын 11 478гә кадәр арттырды (гомуми саннан 90,4% тәшкил итә).
Шулай ук республикада торак пункт чикләре турындагы белешмәләр җыю буенча да эшләр дәвам итә. ЕГРН 3 119 торак пунктның 2 815 чиге турында белешмә кертелгән (гомуми саннан 90,3% тәшкил итә).
Дмитрий Малинин, ТР Пространство белешмәләре фонды директоры урынбасары:
"Торак пункт чикләрен ЕГРНга кертү эшләре Милли пространство белешмәләре системасын тулыландыру кысаларында башкарыла. Бу ел башыннан реестрга 12 торак пункт һәм Ютазы, Чүпрәле, Түбән Кама, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Бавлы, Балык Бистәсе, Бөгелмә, Менделеевск һәм Чистай районнарының 203 территориаль зона буенча белешмәләр кертелде. Чикләр реестрын сыйфатлы һәм тулы белешмәләр белән тулыландыру эше Татарстанның Росреестр идарәсе, "Роскадастр" филиалы һәм муниципаль районнар белән берлектә башкарыла".
ЕГРНда төбәк һәм муниципаль чикләр турындагы белешмәләр дә саклана - алар буенча Татарстан Республикасы 100% күрсәткечне үтәде. Реестрны мәдәни, санитар-курорт, табигать саклау һәм башка әһәмияткә ия төрле территорияләр һәм зоналар чиге турындагы белешмәләр белән тулыландыру эше дә алып барыла.
Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына торак пункт һәм территориаль зоналар чикләре турындагы белешмәләрне кертү районнарның территориаль планлаштыру өлкәсенең һәм үсешенең мөһим өлеше булып тора. Әлеге эш җир ресурстлары белән нәтиҗәле куллануга, җир кишәрлекләре хуҗалары хокукларын саклауга һәм районга инвесторлар җәлеп итүгә ярдәм итә.