ТР Пространство белешмәләре фондында 2024 елдагы эшкә йомгак ясалды

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының атналык планеркасы кысаларында ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов 2024 елда башкарылган эш буенча хисап тотты.

Узган елда Пространство белешмәләре фонды базасына гомуми күләме 73,8 Гб тәшкил иткән 594 материал кертелде. Профиль эшчәнлеге кысаларында рус һәм татар телләрендә, шулай ук республикада күпләп яшәүче халыклар телләрендә географик объектлар атамалары каталогын актуальләштерү буенча эш дәвам итә. Хәзерге вакытта каталогта рус телендә 4 646 атама исәпләнә, шулардан 4 444 - татар телендә, 362 - чуваш, удмурт, мордва һәм мари телләрендә. 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы белән Фонд республика буенча генераль планнар һәм ПЗЗ инвентаризацияләү эше белән шөгыльләнә. 2024 ел азагына ЕГРНга 774 муниципаль берәмлеккә кергән барлык торак пункт һәм 375 муниципаль берәмлеккә кергән барлык территориаль зона чикләре кертелгән.

Генпллан эшләү һәм районнарның терпланлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән чикләрне кертү өлешендә 111 проект өстендә эш дәвам итә (60 - Фондта), тагын 28 проект чиратта. ПЗЗга килгәндә, 210 проект эшләнелә (151 - Фондта), 328 - чиратта.

Шулай ук Фонд бүлекләре тарафыннан закон таләпләренә туры килүгә 67 генераль план, 9 территориаль планлаштыру схемасы, 32 территорияне планлаштыру проекты, 2 мастер-план, 3 ТР закон проекты һәм 183 газ таратучы челтәрләрнең саклау зонасы тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International