Фондның экологик ярдәм секторы - коллективта күтәренке кәеф, уңай мөхит һәм әйләнә-тирәгә карата эчкерсез мәхәббәт өчен җаваплы сектор. Елганы чүптән чистартумы, чүплекләр полигоны эшен өйрәнү дисеңме, Фонд территориясен яшелләндерүме - боларның барысына да өлгерә алар. Төп эшләрен - генераль планнарның әйләнә-тирә мөхитне саклауга һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмауга юнәлдерелгән бүлекчәне эшләп чыгаруны да югары дәрәҗәдә алып баралар.
Материалны тулысынча сайтның рус битендә укый аласыз: https://fpd.tatarstan.ru/index.htm/news/2386604.htm