Татарстан Республикасында районнарның территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эшләре дәвам итә.
Татарстанда җирлекләрнең, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге 19 вәкаләтләрен республикага тапшырмакчылар. Әлеге закон проекты ТР Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитетның утырышында каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына эшлекле визит белән Үзбәкстанның Милли университеты, "Альфраганус" университеты (Ташкент) һәм КФУ вәкилләре килде.
Әгәр дә салым түләүче закон буенча билгеләнгән вакытка кадәр салымнарын түләмәгән икән, ул икенче көннән үк (2 декабрьдән) бурычлы булып санала.
Бүген ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча район башкарма комитетлары белән берлектә чираттагы киңәшмә үткәрде. Очрашуда ВКС ярдәмендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Киямов та катнашты.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белгечләре районнарның генераль планнарын, җир кулланылышы һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләүне дәвам итә, шулай ук шәһәр төзелеше документларын тикшерүне башкара.
“ТР Пространство белешмәләре фонды” атна саен Татарстанның шәһәр төзелеше документлары буенча инвентаризация үткәрә. Биредә генераль планнар төзелүе, җир кулланышы һәм төзелеш кагыйдәләре раслануы, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры хисабына торак пунктлар чикләре кертелүе тикшерелә.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Пространство белешмәләре фонды коллективына яңа директор - Лунегов Дмитрий Алексеевичны тәкъдим итте. Билгеләгү турындагы карар 24 ноябрьдә имзаланган.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында республиканың муниципаль районнары, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР муниципаль берәмлекләре Советы, Роскадастр һәм Росреестр территориаль идарәләре катнашында шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды.
Бүген Калугада РФ һәм регионнарның социаль-икътисади үсеше кысаларында космик эшчәнлек нәтиҗәләрен куллану буенча Ведомствоара комиссиясенең җиденче утырышы уза. Киңәшмәгә видео-конференц-элемтә ярдәмендә Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды вәкилләре дә кушылды.