Бүген ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча район башкарма комитетлары белән берлектә чираттагы киңәшмә үткәрде. Очрашуда ВКС ярдәмендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Киямов та катнашты.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белгечләре районнарның генераль планнарын, җир кулланылышы һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләүне дәвам итә, шулай ук шәһәр төзелеше документларын тикшерүне башкара.
“ТР Пространство белешмәләре фонды” атна саен Татарстанның шәһәр төзелеше документлары буенча инвентаризация үткәрә. Биредә генераль планнар төзелүе, җир кулланышы һәм төзелеш кагыйдәләре раслануы, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры хисабына торак пунктлар чикләре кертелүе тикшерелә.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Пространство белешмәләре фонды коллективына яңа директор - Лунегов Дмитрий Алексеевичны тәкъдим итте. Билгеләгү турындагы карар 24 ноябрьдә имзаланган.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында республиканың муниципаль районнары, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР муниципаль берәмлекләре Советы, Роскадастр һәм Росреестр территориаль идарәләре катнашында шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды.
Бүген Калугада РФ һәм регионнарның социаль-икътисади үсеше кысаларында космик эшчәнлек нәтиҗәләрен куллану буенча Ведомствоара комиссиясенең җиденче утырышы уза. Киңәшмәгә видео-конференц-элемтә ярдәмендә Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды вәкилләре дә кушылды.
Милли пространство белешмәләре системасының төп өлешләренең берсе - Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын кирәкле белешмәләр белән тулыландыру. Әлеге блок үз эченә төрле юнәлешләр кертә, шул исәптән, РФ төбәкләре арасындагы чикләрнең урнашу урынын билгеләү эшләрен тәмамлау.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды делегатлары "Урал-Себер Гео-Мәгълүмати Компания" (УСГИК) акционерлык җәмгыятендә экскурсиядә булды.
Бүген Екатеринбургтагы “Домна” креатив кластерында “Территориянең 3D чынбарлык моделен булдыру, шәһәр инфраструктурасына һәм хезмәтләренә сыйфатлы һәм ачык ярдәм күрсәтү өчен аны күп максатлы куллану тәҗрибәсе” темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белгечләре катнашты.
ТР Пространство белешмәләре фонды директорының беренче урынбасары Ильвира Фәхритдинова пространство белешмәләре идарәсе белгечләре белән берлектә Екатеринбургта "Территориянең мәгълүмати стереоскопик сурәте" программасы белән куллану буенча уку-инструктаж уза башлады.