Бүген Вологда өлкәсенең Региональ проект-шәһәр төзелеш үзәге вәкилләре белән ВКС-очрашу узды. Әлеге үзәк региональ пространство белешмәләре фондын алып буру өчен җаваплы учреждение булып тора.
Исегезгә төшерәбез, узган елның ноябрендә Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына эшлекле визит белән Вологда өлкәсенең региональ фонды җитәкчесе Екатерина Железнова килеп киткән иде. Очрашу кысаларында ФПД РТ директоры Дмитрий Лунегов Татарстан Республикасында пространство белешмәләрен саклау һәм тапшыруның бердәм структурасын булдыру принциплары турында сөйләде, шулай ук җитәкчеләр алга таба хезмәттәшле итү турында сөйләште.
Әлеге килешү кысаларында бүген пространство беләшмәләре фондын алып бару юридик аспектлары, административ-оештыру сораулар һәм фонд тарафыннан башкарылучы территориаль планлаштыру эшләре сөйләшенде.