Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Мәскәү шәһәренең инвестиция һәм сәнәгать сәясәте Департаменты тарафыннан инвестицияләрне арттыру юнәлеше һәм сәнәгатьне үстерү буенча нәтиҗәле регион тәҗрибәләрен күрсәтү өчен демо-көн оештырылды.
"Технополис Москва" АИЗ "Руднево" индустриаль паркы территориясендә узган чарада ТР Пространство белешмәләре фондының җир асты коммуникацияләре җыелма планын алып бару секторы җитәкчесе Валентин Шаронов та катнашты.
Демо-көн кысаларында төбәкләрнең инвестицион командалары үзләренең бизнес-чишелешләрен һәм инвестиция инициативаларын тәкъдим итте. Чыгыш ясаучылар арасында Мәскәү, Татарстан Республикасы, Түбән Новгород, Төмән, Новгород өлкәләре башкарма хакимият органнары вәкилләре бар иде. Әлеге төбәкләр берничә ел дәвамында Агентлыкның Милли инвестиция рейтингы алдынгылары булып тора.
Чыгыш темалары арасында төзелеш өчен рөхсәт документларын тапшыру, бизнесны инженер челтәрләренә кушу, эшмәкәрләргә теләктәшлек итү, регионга инвесторлар җәлеп итү механизмнарын булдыру, шулай ук инвестиция һәм инновация инфраструктураларын үстерү нәтиҗәлелеген арттыру сораулары күтәрелде.
Мондый очрашулар регионнарга Россиянең башка субъектларында үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаган заманча инструментлар һәм алымнар белән танышу мөмкинлеген тудыру. Бу исә иң яхшы практикаларны җирле шартларга яраклаштырырга һәм икътисадны тизрәк камилләштерүгә ярдәм итә.