2024 елда Росреестр Пространство белешмәләре милли системасының икенче чиратын гамәлгә кертте. Аның кысаларында системага Гаммәви кадастр картасы күчерелде, шулай ук яңа сервислар ачылды.
Бүген без генераль планнарның социаль-икътисади үсеш өлешенә профильле белгечләр - икътисадчылар керткән өлеш турында сөйләргә булдык.
Федерация Советы территорияләрдән файдалануның махсус шартлары булган зоналарны (ЗОУИТ) хокукый җайга салуны камилләштерү буенча чаралар комплексы каралган федераль законны хуплады. Үзгәрешләр җир мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге, барыннан да элек, территорияләрне үстерү мәсьәләләрендәге киртәләрне бетерүгә юнәлдерелгән.
ТР Пространство белешмәләре фонды җитәкчеләре Бердәм килештерү кабинеты (ЕКС) операторлары - республиканың министерство һәм ведомстволары - муниципаль районнары белән уртак киңәшмәдә катнашты. Очрашу кысаларында районнарда ЕКС системасында эшләү өчен җаваплы белгечләрне укыту үткәрелде.
Дәүләт хакимияте органнарын, җирле үзидарә органнарын, физик һәм юридик затлары пространство белешмәләре белән тәэмин итү өчен Бердәм электрон картографик нигезне (ЕЭКО) булдыру һәм яңарту эшләре дәвам итә.
Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 2024 елның 16 декабрендә "Милли пространство белешмәләре системасы" дәүләт программасына үзгәрешләр керткән 1791 номерлы карарны имзалады.
Бүген ТР Пространство белешмәләре фондында 2024 елның эш нәтиҗәләре буенча хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне тапшыру өчен чарага ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов, ТР буенча Росреестр Идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Парамонов һәм ТР буенча "Роскадастр" ГХК филиалы директоры урынбасары Артур Егоров чакырылды.
2024 елның 30 ноябрендә чыккан 1689 номерлы РФ Хөкүмәте Карары белән бердәм электрон картография нигезе белешмәләрен куллану өчен түләүне билгеләү Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.
ТР Пространство белешмәләре фонды тарафыннан республика территориясендә урнашкан торак пунктларның генераль планнарын һәм ПЗЗларын эшләү дәвам итә.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара узды. Биредә министр Азат Кадыйров, ТР прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш турындагы закон үтәлүен тикшерү бүлеге прокуроры Алмаз Сәгыйтҗанов, министрлыкның һәм ведомство астындагы учреждениеләрнең белгечләре катнашты.