Фондның җитештерү идарәсе җитәкчесе Владимир Кандалинцев ТР Инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан оештырылган Әлки районы белән "Муниципаль сәгать"тә катнашты.
Әлки районының Сиктермә авылында "Яңа Сувар" курорт-тернәкләндерү комплексы ачу планлаштырыла. Хәзерге вакытта анда тернәкләндерү үзәген әзерләү эшләре тәмамланып килә, минераль су чыганагы ачылды.
Территорияне системалы үстерү, проектны гамәлгә ашыру өчен уңай мөһит формалаштыру һәм инвестицияләр җәлеп итү өчен ТР Пространство белешмәләре фонды белән "Яңа Сувар" курорт-тернәкләндерү комплексы территориясен үстерү концепциясен эшләү, шулай ук авыл җирлеге генпланына үзгәртүләр кертү, ПЗЗ эшләү турында килешү төзелде.