РФ Президенты В.В.Путин тарафыннан билгеләнгән кешеләрнең көндәлек яшәеше сыйфатын арттыру сорауларында федераль, региональ һәм муниципаль хакимият органнары уртак эшләрен ныгыту максатын күз алдында тотып, "Россия яңалыклары" ОИА һәм "Россиянең икътисади сәясәте - 21 гасыр" журналы редакциясе https://rosregioninform.ru/ порталында "Хакимият органнары - ил халкына" федераль социаль күзәтүен формалаштыра.
Бүген ТР Пространство белешмәләре директоры Дмитрий Лунегов районнарның башкарма комитетлары белән шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча киңәшмә үткәрде. Аралашуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов та катнашты.
Бүген ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республикада югары төгәллекле технологияләр үсеше сораулары буенча эшлекле киңәшмә үтте. Очрашуда министрлык, ТР Пространство белешмәләре фонды һәм "Республика мәгълүмати-санау үзәге" АҖ җитәкчеләре катнашты.
Дәүләт Думасы "бакча амнистиясен" 2031 елга кадәр озайтучы закон проектын беренче укылышта кабул итте
Татарстан Республикасында районнарның территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эшләре дәвам итә.
Татарстанда җирлекләрнең, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге 19 вәкаләтләрен республикага тапшырмакчылар. Әлеге закон проекты ТР Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитетның утырышында каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына эшлекле визит белән Үзбәкстанның Милли университеты, "Альфраганус" университеты (Ташкент) һәм КФУ вәкилләре килде.
Әгәр дә салым түләүче закон буенча билгеләнгән вакытка кадәр салымнарын түләмәгән икән, ул икенче көннән үк (2 декабрьдән) бурычлы булып санала.
Бүген ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча район башкарма комитетлары белән берлектә чираттагы киңәшмә үткәрде. Очрашуда ВКС ярдәмендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Киямов та катнашты.