ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2023 ел
җомга

Фондта районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләр дәвам итә.


11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Бүген “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды”, Әгерҗе һәм Яңа Чишмә районнары белән территориаль планлаштыру схемалары (СТП) аша торак пункт чикләрен билгеләү сораулары буенча уртак киңәшмә үтте.

Бүген “Татарстан Республикасының Милли пространство белешмәләре системасы” республикакүләм программасын булдыру буенча эш төркеме утырышы кысаларында “Сигма Метрикс” ҖЧҖ вәкилләре белән онлайн-очрашу узды.


7
апрель, 2023 ел
җомга

“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ белгечләре тарафыннан дәвалау-сәламәтләндерү җирлекләренең тау-санитар саклау округлары чикләрен билгеләү эшләре тулысынча тәмамланды. Әлеге эш “Пространство белешмәләре милли системасы” Бердәм цифрлы платформа” федераль дәүләт системасын булдыру кысаларында оештырылган иде.


6
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында” Мордовия Республикасы Хөкүмәте Рәисенең төзелеш буенча урынбасары Инсаф Хәйруллин булып китте.

Кичә “ТР Пространство белешмәләре фондында” “Россия космос системалары” холдингы карамагы астындагы ТЕРРА ТЕХ компаниясе вәкилләре белән онлайн-очрашу узды.


5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды”  ДБУ эшчәнлеге төп бурычларының берсе булып дәүләт хакимияте органнары яисә дәүләт учреждениеләре тарафыннан оештырылган геодезик һәм картографик тиушеренүләр нәтиҗәсендә җыелган пространство белешмәләрен һәм материалларын даими яңарту булып тора.

МЭР сайты хәбәр итүенчә, Россиянең икътисадый үсеш министрлыгы регионнарда территориаль планлаштыру документлары проектларын әзерләү өчен махсус кушымта чыгарган. ФГИС ТП өчен булдырылган әлеге корал инфраструктура төзү өчен каралган җирләрне дәүләт органнары белән килештерүгә тотылган чыгымнарны киметүгә юнәлдерелгән. Кушымта белән куллану территориаль планлаштыру  проектларына заказ бирүчеләр соравы буенча бушлай булачак. Бу хакта Россиянең икътисадый үсеш министр урынбасары Дмитрий Вахруков хәбәр итте.


2
апрель, 2023 ел
якшәмбе

"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" коллективы геолог коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый!

Геологлар көнендә сезгә яңа экспедицияләр, нәтиҗәле тикшеренүләр һәм кызыклы ачышлар телибез. Табигатебезнең серләрен ачыр өчен һава торышы да һәрвакыт аяз булсын. Катлаулы һәм бик мөһим эшегезнең чын осталары булып калыгыз!


31
март, 2023 ел
җомга

Бүген "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына" эшлекле визит белән Мордовия Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Андрей Мищенко һәм аның урынбасары Марат Кадыров килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International