Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына 3 119 торак пунктның 2 762се чикләре турында мәгълүмат кертелгән (гомуми саннан 89%). Шуларның 1 048е районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәрешләр кертү юлы белән билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды җитәкчелеге Әлмәттә «Татех» АҖ нефть чыгару предприятиесе территориясендә узган киңәшмәдә катнашты. Очрашуда кече нефть компанияләренә республиканың нефть чыгаручы районнарында шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашырганда экологик һәм сәнәгать куркынычсызлыгы турында доклад тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров ТР Пространство белешмәләре фондында эшлекле визит белән булып китте.
Югары уку йортын тәмамлау, шулай ук намуслы хезмәте һәм эш нәтиҗәләренә ирешүгә ашкынуы өчен, Ппространство белешмәләре фондының түбәндәге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерелде
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт милкен арендага алу процедураларыннан канәгатьлек турында сораштыру үткәрә.
Бүген ТР Пространство белешмәләре фонды җитәкчелеге ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан оештырылган республиканың шәһәр һәм авыл җирлекләренең генераль планнарын һәм ПЗЗларын эшләү сораулары буенча ВКС-киңәшмәдә катнашты.
Экологик ярдәм секторы баш белгече Ләйсән Фахрисламова Санкт-Петербург шәһәрендә "Санитар-саклау зоналары чикләрен (ССЗ) билгеләү һәм оештыру. "Эколог" сериясе программа чаралары" квалификация үстерү программасы буенча укуларны тәмамлады.
Кичә Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген булдыру һәм эшләве буенча эшче төркеменең киңәшмәсе кысаларында пространство белешмәләре кулланучыларын бердәм реестрга иңдерү этаплары буенча юл картасы тәкъдим ителде.
27 июньдә Киров шәһәрендә регионнарның социаль-икътисади үсеше кысаларында космос эшчәнлеге нәтиҗәләрен (РКД) куллану буенча Ведомствоара комиссиясенең сигезенче утырышы башланды. Ул ике көн дәвам итәчәк. Утырышка ВКС ярдәмендә ТР Пространство белешмәләре фонды белгечләре дә кушылды.