Уфада Милли пространство белешмәләре системасын тулыландыру сораулары каралды

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

16 июльдә Уфада Идел буе федераль округы буенча җир-мөлкәт мәсьәләләренә һәм дәүләт кадастр бәяләвенеэ юбилей датасына багышланган конференция узды.

Конференция кысаларында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Екатерина Карутина рәислегендә 1 нче яртыеллыкта «Пространство белешмәләре милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләрен үтәү буенча киңәшмә узды.

ВКС ярдәмендә киңәшмәгә ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов, директорның беренче урынбасары Сергей Бахматов һәм директор урынбасары Дмитрий Малинин кушылды.

Катнашучылар региональ һәм муниципаль милек хокукын дәүләт теркәвенә алу буенча план-графикларны үтәү сроклары, торак пунктлар, муниципаль берәмлекләр, территориаль зоналар чикләре, Россия төбәкләре, мәдәни мирас объектлары һәм аларның территорияләре арасындагы чикләр турында белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү турында фикер алыштылар. Шулай ук агымдагы елда планлаштырылган картография һәм комплекслы кадастр эшләренең барышы каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International