Кичә Татарстан Республикасы Норлат муниципаль районының Әмзә, Мамык, Яңа Тумба һәм Заречный авыл җирлекләре территориясендә урман бистәләре булдырылган торак пункт чикләрен билгеләү буенча комиссия үтте.
Яшьләр белән эшләү – ТР Пространство белешмәләре фондының стратегик бурычы булып тора. Шуңа да студентларны практикага һәм аннан соң эшкә алу буенча республиканың алдынгы уку йортлары белән персонал белән идарә итү бүлеге тарафыннан актив эш алып барыла.
Кичә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Главтатдортранс» ДКУ һәм «Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды» ДБУ вәкилләре катнашында киңәшмә узды.
“Татарстан Республикасы Милли пространство белешмәләре системасы” республика программасын булдыру кысаларында эш төркеменең чираттагы очрашуы узды.
24 мартта "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ һәм районнарның башкарма комитетларының шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы уртак киңәшмә узды.
Самара өлкәсе артыннан Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе арасындагы чик кертелде. Нигездә чик урман массивлары һәм авыл хуҗалыгы җирләре территориясе аркылы уза. Гомуми озынлыгы - 380,9 километр.
"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" учреждениесенә эшлекле визит белән "Дагтехкадастр" ДБУ директоры вазифаларын башкаручы Магомед-Тагир Гимбатов җитәкчелеге астында Дагестан Республикасы делегациясе килде. Җитәкчеләр җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә тәҗрибә белән алмашыну масактыннан очрашты.
Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе арасындагы чик узу турындагы белешмәләр кертелде. Нигездә чик урман массивлары һәм авыл хуҗалыгы җирләре территориясе аркылы уза. Гомуми озынлыгы - 392,5 километр.
"Татарстан Республикасы Пространство белешәләре фонды" ДБУ вәкилләре ВКС режимында Татарстанда магистраль торба үткәргечләренең минималь ераклыклары һәм сакчыл зоналарга таләпләр үтелүе сораулары буенча киңәшмәдә катнаштылар.
Бүген Геодезия һәм картография эшчеләре көне уңаеннан Фонд директоры Айрат Усманов фидакарь хезмәт һәм "ТР Пространство белешмәләре фонды" эшен камилләштерүгә зур өлеш керткән өчен Рәхмәт хатлары белән алдынгы хезмәткәрләрне тәбрикләде.