Республиканың 10 районында территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү мөмкинлеге бар

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов торак пункт чикләре турындагы белешмәләр белән Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын (ЕГРН) тулыландыру буенча киңәшмә үткәрде.

Бүгенге көндә реестрга 3119 торак пунтның 2764 чиге кертелгән. Калган торак пункт чикләрен билгеләү өчен документлар әзерләгәндә җир участокларының билгеләнгән чикләр, урман фонды җирләре белән кисешүләре кебек проблемалар пәйда була. Шулай ук ЕГРНга урман бистәләрен һәм "торак пункт" җир категориясе белән җир участоклары булмаган яисә яшәүче халык булмаган торак пунктларны кертү мәсьәләсе әле дә хәл ителмәгән.

Эш барышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Пространство белешмәләре фонды хезмәткәрләре тарафыннан 10 муниципаль берәмлеккә керүче 98 торак пунктның чикләрен районның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән урнаштыру мөмкинлеге билгеләнде. Киңәшмәдә катнашкан районнар вәкилләренә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына СТПга үзгәртүләр кертү проектын әзерләү турында запрос җибәрү киңәш ителде. Уңай нәтиҗә алып, барлык регламент процедураларын узганнан соң, торак пункт чикләре турындагы белешмәләр ЕГРНга кертү өчен юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International