Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына эшлекле визит белән Тверь өлкәсенең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре министрлыгы, Контроль функцияләрне тәэмин итү буенча министрлык һәм Финанслар министрлыгы вәкилләре килде.
Кунакларга учреждение буенча экскурсия оештырып, төп җитештерү юнәлешләрен күрсәттеләр - генераль планнар, ПЗЗ эшләп чыгару, фондныалып бару, торак пунктлар чиген билнеләү, һ.б. Шулай ук кунакларга стереофотограмметик комплекс эшен дә тәкъдим иттеләр - ул территориянең 3D-стереомоделен күрсәтү өчен кулланыла.
Очрашу ахырында Фонд директоры Дмитрий Лунегов җитәкчелегендә киңәшмә үткәрелде. Биредә катнашучылар шәһәр төзелеше документларын әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашып, пространство белешмәләре инфраструктурасын үстерү темасына сөйләште