ЕГРНга кертелгән республиканың торак пункт чикләре турында белешмәләр күләме 89% тәшкил итә

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына 3 119 торак пунктның 2 762се чикләре турында мәгълүмат кертелгән (гомуми саннан 89%). Шуларның 1 048е районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәрешләр кертү юлы белән билгеләнгән.

Хәзерге вакытта төрле проектлы оешмаларда 194 генераль план проекты эшләнелә, тагын 59 – чиратта. Җир кулланылышы һәм төзелеш кагыйдәләренә килгәндә (алга таба – ПЗЗ), төрле эшләүчеләрдә 119 проект исәпләнә. Барлыгы ЕГРНга 9 898 территориаль зона кертелгән (12 701дән).

Пространство белешмәләре фонды 127 ПЗЗ проекты эшләнелә, шуларның 109ы – эшләнүгә һәм 18е – инде эшләнгән документларга үзгәрешләр кертүгә. Шулай ук белгечләр тарафыннан Агерҗе, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама, Норлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Тукай районнары генераль планнарының 63 проекты эшләнә. Алар расланганнан соң, ЕГРНга тагын 27 торак пункт чикләре кертеләчәк, - дип сөйләде ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов.

Калган торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләрен кадастр исәбенә кую өчен генераль планнар, ПЗЗ эшләү һәм районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәрешләр кертү буенча чаралар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International