"Пространство белешмәләре милли системасы" дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча эшләр нәтиҗәләре

2024 елның 16 июле, сишәмбе

Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров «Пространство белешмәләре милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре нигезендә РФ Президенты йөкләмәләре исемлеген үтәү буенча агымдагы елның беренче яртыеллыгында эш йомгаклары турында киңәшмә уздырды.

Республика Россия Федерациясенең «Пространство белешмәләре милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча пилот проектында катнаша, аның кысаларында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын кирәкле белешмәләр белән тулыландыру буенча эш алып барыла. Бу чаралар агымдагы елда төгәлләнергә тиеш.

Бүгенге көндә түбәндәге чикләр турында белешмәләр 100% кертелгән:

- муниципаль берәмлекләр (956);

- яр сызыклары (231);

- су басу зоналары (6);

- дәвалау-тернәкләндерү җирлекләре һәм курортлары (7);

- урманчылыклар (32);

- субъектлар (8);

- мәдәни мирас объектлары (1 112);

- мәдәни мирас объектлары территорияләре (1 589).

Аеруча сакланучы табигый территорияләр чикләре турындагы белешмәләр ЕГРНга 98% кертелгән (196 дан 192).

ЕГРНга шулай ук 3119 торак пункт чигенең 2762се, 12701 территориаль зона чигенең 9898-е турында белешмәләр исәпләнә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International