Фонд җитәкчеләре республиканың кече нефть компанияләре вәкилләре белән очраштылар

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды җитәкчелеге Әлмәттә «Татех» АҖ нефть чыгару предприятиесе территориясендә узган киңәшмәдә катнашты. Очрашуда кече нефть компанияләренә республиканың нефть чыгаручы районнарында шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашырганда экологик һәм сәнәгать куркынычсызлыгы турында доклад тәкъдим ителде.

Киңәшмә башында Фонд директоры Дмитрий Лунегов республиканың экологик һәм сәнәгать иминлеген тәэмин итү мәсьәләсендә һәр нефть компаниясенең әһәмиятен билгеләде. Аннары экологик ярдәм күрсәтү секторы башлыгы Татьяна Копотева территорияләрне, чикләү зоналарын планлаштырганда экологик һәм сәнәгать куркынычсызлыгы, аларны территориаль планлаштыру документларында теркәү һәм зоналарның исәпкә алынмау очрагындагы куркынычлар турында җентекләп сөйләде.

Республикада нефть объектларыннан чикләү зоналарын һәм ятмаларны төзекләндерү объектларының минималь ераклыкларын кадастр исәбенә кую мәсьәләсе шактый кискен тора. Мәсәлән, республиканың бер авыл җирлеге территориясендә нефть чыгару гамәлгә ашырыла, кадастр исәбенә андагы скважиналарның нибары 10% чикләү зоналары куелган, шуңа өстәп, кайбер скважиналар торак пунктлар чикләренә якын урнашкан. Мондый мәгълүматның реестрда булмавы сәбәпле, шәһәр төзелеше мөнәсәбәтләрендә катнашучылар, инвесторлар хәбәрсез калалар, бу алга таба территориаль планлаштыру документларын законнарны бозып эшләүгә китерә.

Бу мәсьәләне хәл итү өчен ТР Пространство белешмәләре фонды җитәкчелеге кече нефть компанияләренә түбәндәге мәгълүмат белән алмашу буенча хезмәттәшлек тәкъдим итә:

  • җир асты һәм тау эшләре лицензияле участоклары чикләре;
  • нефть сәнәгате объектларының, торба үткәргечләр күчешенең киңлектә урнашуы;
  • нефть скважиналарының, торба үткәргечләренең (һәм саклау зоналарының), мөмкин булган куркыныч зоналарының чикләре яки зурлыгы;
  • нефть скважиналарының һәм башка ятмаларны төзекләндерү объектларының санитар-күзәтү зоналары чикләре яки зурлыгы.

Шәһәр төзелеше эшчәнлегендә кулланылган белешмәләрне исәпкә алу өчен Фонд мәгълүмат саклауның бердәм үзәге булган очракта, мәгълүматны кызыксынучыларга оператив тапшыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Шулай ук республиканың инвестиция проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Фонд нефть компанияләре мәнфәгатьләрен планлаштырылган объектлар өчен җир участокларын сайлау этабында ук яклый алыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International