Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов генераль планнар яисә районның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен кадастр хисабына кую сораулары буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәгә видеоэлемтә ярдәмендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Пространство белешмәләре фонды, Пространсто планлаштыру институты һәм муниципаль районнар вәкилләре кушылды.
Катнашучылар шәһәр төзелеше документларына кагылышлы төп сорауларны карап чыкты, районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән кайбер торак пункт чикләрен билгеләү мөмкинлеген сөйләштеләр.