9 августта "Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко рәислеге астында Татарстан нефть, газ һәм химия форумы-2024 буенча киңәшмә үтте.
Форум 26-28 августта узачак һәм Татарстанның фәнни-технологик үсеше елына багышлана. Эшлекле программа онлайн һәм офлайн форматта уздырылачак, катнашучыларның гомуми саны 10 меңнән артыр, дип көтелә.
Форум кысаларында 26-27 августта шулай ук "Геодезия һәм геомәгълүмати системаларның актуаль сораулары" Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Оештыручылар - ТР Министрлар Кабинеты, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Пространство белешмәләре фонды, Казан (Идел буе) федераль университеты, "Казан Экспо" ХКҮ.
Киңәшмәдә Фонд вәкилләре конференциягә әзерлек барышы турында сөһләде. Бүгенге көндә чарага 60тан артык катнашучы теркәлгән, тагын 25 кеше доклад белән чыгыш ясарга планлаштыра, шул исәптән, Беларусь һәм Үзбәкстан белгечләре дә.