Республикада СТП аша торак пункт чикләрен кадастр хисабына кертү сораулары карала

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Районнарның территориаль планлаштыру схемаларына (СТП) үзгәртүләр кертү юлы белән Татарстан Республикасы торак пункт чикләрен кадастр хисабына кую сораулары ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы оештырган ВКС-киңәшмәдә каралды.

Очрашуда Татарстанның Юстиция министрлыгы, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Пространство белешмәләре фонды һәм Пространстволы планлаштыру институты вәкилләре катнашты. Алар тарафыннан “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимияте органнары арасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә вәкаләтләрне яңадан бүлү турында” Татарстан Республикасы законын исәпкә алып, СТП аша Берләм дәүләт күчемсез милек реестрына торак пункт чикләре турындагы белешмәләрне кертү буенча чаралар планы каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International