26-27 августта Татарстан нефть, газ һәм химия форумы кысаларында «Геодезия һәм геомәгълүмати системаларының актуаль сораулары» халыкара конференциясе үткәрелә.
Конференция кысаларында геодезия һәм кадастр эшләрен югары төгәллекле координаталар белән тәэмин итү, геомәгълүмати системаларын булдыру сораулары, территориянең геодезик инфраструктурасын куллану проблемалары һәм перспективалары, Бердәм электрон картография нигзен, пространство белешмәләре фондын булдыру мәсьәләләре каралачак.
Чараның ачылышына кадәр электрон хезмәт җыентыгын чыгару да планлаштырыла. Шуңа күрә докладларны оештыру комитетына 16 августка кадәр электрон рәвештә җибәрү сорала.