Татарстанда НСПД платформасын тулы һәм төгәл белешмәләр белән тулыландыру дәвам итә

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Милли пространство белешмәләре системасын тулыландыруга юнәлгән эшләр кысаларында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына 2764 торак пункт чиге турындагы белешмәләр кертелгән. Шулай ук элегрәк расланган генераль планнарга үзгәртүләр кертү проектлары өстендә дә эш дәвам итә.

Фондның проектлар әзерләү бүлеге белгечләре тарафыннан июльдә 10 генераль план эшләнелде, шул исәптән расланган документларга үзгәрешләр дә кертелде. Тагын 7 генплан ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында яисә районда килештерү этапларын уза. Барлыгы Фондта 60 генераль план җитештерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International