Ортофотоплан – җир өслеге һәм андагы объектлар бирелгән координаталар системасына төгәл бәйләнгән урынның фотографик планы. Ул аэрофотосъемка барышында пилотсыз ачу аппаратыннан алынган сурәтләр нигезендә эшләнелә һәм кадастр хисабы хаталарын табырга, җир кишәрлекләренең чынлыктагы чикләре белән гамәви кадастр картасындагы чикләрнең аермаларын табарга ярдәм итә.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында ике төрле масштабтагы ортофотоплан бар: 1:10 000 һәм 1:25 000. Әлеге материаллар кызыксынган физик һәм юридик затларга, дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына гариза буенча тапшырылырга мөмкин: https://fpd.tatarstan.ru/blanki-dokumentov.htm
Аннан тыш, Фонд базасында заказ бирү өчен төрле масштабтагы цифрлы топографик карталары саклана: 1:25 000, 1:50 000, 1:100 000, 1:200 000 һәм 1:1 000 000
Гаризалар fpd.rt@tatar.ru электрон адресына да (документны ЭЦП ярдәмендә имзалап, .sig файлын җибәрергә кирәк), Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 81А, а/я 216 (420034 индексы) адресы буенча да кабул ителә. Турыдан-туры Фондка алып килү дә мөмкин. Фонд адресы: Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 81АБ, 8 кат.