Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов генераль планнар яисә районның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен кадастр хисабына кую сораулары буенча киңәшмә үткәрде.
Милли пространство белешмәләре системасын тулыландыруга юнәлгән эшләр кысаларында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына 2764 торак пункт чиге турындагы белешмәләр кертелгән. Шулай ук элегрәк расланган генераль планнарга үзгәртүләр кертү проектлары өстендә дә эш дәвам итә.
26-27 августта Татарстан нефть, газ һәм химия форумы кысаларында «Геодезия һәм геомәгълүмати системаларының актуаль сораулары» халыкара конференциясе үткәрелә.
Пространство белешмәләрен һәм материалларын тапшыру бәясе РФ Хөкүмәте карарына, РФ Икътисади үсеш министрлыгы боерыгына, шулай ук Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтене "Пространство белешмәләрен һәм хезмәтләрен тапшыру буенча хезмәт бәясен билгеләү турындагы" боерыгына һәм "ТР Пространство белешмәләре фондында сакланылучы пространство белешмәләрен һәм материаллаырн тапшырганда нигездәге санау берәмлеге бәясен билгеләү турындагы" ТР Министрлар Кабинеты карарына нигезләнеп билгеләнә.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов торак пункт чикләре турындагы белешмәләр белән Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын (ЕГРН) тулыландыру буенча киңәшмә үткәрде.
Кичә Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында республикада инвестиция проектларын планлаштырганда шәһәр төзелеше эшчәнлеген чикләү зоналарын һәм территорияләрен исәпкә алу мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Пространство планлаштыру институты директоры Олег Григорьев һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына эшлекле визит белән Тверь өлкәсенең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре министрлыгы, Контроль функцияләрне тәэмин итү буенча министрлык һәм Финанслар министрлыгы вәкилләре килде.
16 июльдә Уфада Идел буе федераль округы буенча җир-мөлкәт мәсьәләләренә һәм дәүләт кадастр бәяләвенеэ юбилей датасына багышланган конференция узды.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондының электрон мәгълүмат базасына республиканың дәүләт хакимияте органнары, аларның ведомство буйсынуындагы учреждениеләре, җирле үзидарә органнары һәм юридик затлар тарафыннан оештырылган 335 геодезия һәм картография эшләре материалы кертелде. Аларның күп өлеше - генераль планнар һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре (ПЗЗ).
Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров «Пространство белешмәләре милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре нигезендә РФ Президенты йөкләмәләре исемлеген үтәү буенча агымдагы елның беренче яртыеллыгында эш йомгаклары турында киңәшмә уздырды.