ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов республика районнарының шәһәр төзелеше документларының торышы буенча атналык киңәшмәне ачты.
«Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» ДБУ «Точка кипения» күмәк эш мәйданчыгында укулар оештырды.
«Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» ДБУ «Точка кипения» күмәк эш мәйданчыгында «Шәһәр төзелеше эшчәнлеген цифрлаштыру һәм стандартлаштыру» белем бирү программасын оештыра.
«Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» ДБУ геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Ульяновск өлкәсе вәкилләре белән берлектә уртак чик үтү урынына бардылар.
ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышын үткәрде.
Шәһәр төзелеше документларының торышы турында Зәй, Азнакай, Аксубай һәм Әлки районнары башкарма комитеты вәкилләре хәбәр итте. «Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ проектларын әзерләү бүлеге җитәкчесе Әскәр Галиев сүзләренчә, Зәй һәм Азнакай районнарында территориаль зоналар чикләрен бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кую ситуациясе яхшы. Ә Аксубай һәм Әлки районнарында потенциаль инвесторлар эзләү буенча эш дәвам итә.
«Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУда Татарстан Республикасы Саба районы авыл җирлекләрен җирдән файдалану һәм төзү кагыйдәләре проектларын карадылар. Саба районы башкарма комитеты вәкилләре катнашында узган киңәшмәне фонд директоры Руслан Комаров үткәрде.
«Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУнең территориаль планлаштыру бүлеге җитәкчесе Владимир Кандалцев Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре вәкилләре белән киңәшмә барышында җирлекләрнең генпланнары проектларын эшләү буенча методик рекомендацияләр турында сөйләде. Аны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов үткәрде.
«Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ белгечләре Муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән үткәрелгән киңәшмәдә катнаштылар. Аны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов үткәрде.
«ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ эшчәнлегенең бер юнәлеше – Татарстан Республикасының географик объектлары атамаларының татар телендә каталогын булдыру һәм алып бару. Каталог Татарстан Республикасы территориясендәге географик объектлар турында рус һәм татар телләрендә бердәм, дөрес, актуаль, һәркем өчен аңлаешлы булган мәгълүмат чыганагы булырга тиеш. Әлеге эш «географик объектлар исемнәре турында»18.12.1997 ел, № 152 - ФЗ Федераль закон нигезендә башкарыла.