Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча эшче төркемнең быел беренче утырышы булды. Катнашучылар Татарстан һәм Ульяновск өлкәсенең уртак чикнең бәхәсле участоклары турында фикер алыштылар. Бүгенге көндә килешмәгән 3 кишәрлек калды, аларның 2се-авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге, 1се-урман фонды җирләре. Киңәшмә барышында әлеге мәсьәләләрне хәл итүне мөмкинлекләре каралды.
Шулай ук «Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» ДБУнең геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин Татарстан һәм Киров өлкәсенең уртак чиге буенча алып барыла торган эш турында хисап тотты. Фонд белгечләре тарафыннан эшләнгән чик узу проекты бүгенге көндә килештерелгән, һәм Киров өлкәсе вәкилләре белән фикер алышуны таләп итә.