Казанда шәһәр агломерациясенең социаль-икътисадый үсеше проблемалары һәм перспективалары турында фикер алыштылар

2021 елның 5 феврале, җомга

Кереш сүз белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.

Казан агломерациясенә Казан шәһәр округы һәм республиканың 5 чиктәш муниципаль районы керә. Агломерацияне үстерүгә ихтыяҗ Казан чигендә торак төзелеше темплары югары, ә социаль, инженер, транспорт инфраструктуралары үсешенең артта булуы проблемалар белән бәйле.

Катнашучылар шәһәр агломерацияләрен үстерү юллары турында фикер алыштылар, Түбән Новгород өлкәсендә шундый система булдыру үрнәген карадылар, Мәскәү экспертларының фикерләрен тыңладылар.

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов, үз чиратында, Казан агломерациясен үстерү кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән берлектә ТР пространство белешмәләре фонды тарафыннан алып барыла торган төп юнәлешләр турында сөйләде. «Бүгенге көндә без территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналаштыру документларын инвентаризациялибез. Әлеге эш нәтиҗәсендә, элек расланган документлар һәм бүгенге көндә эшләнә торган документлар төрле алымнар нигезендә эшләнә. Бу, территорияләрне үстерү дисбалансына китерә һәм мондый документларны шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең төбәк системасына интеграцияләүне кыенлаштыра», - дип билгеләп үтте ул. Шулай ук, аның сүзләренчә, агломерацияне үстерү стратегиясен булдыру өчен шәһәр төзелеше мониторингы системасы кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International