15, 16 февральдә Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен, территорияне планлаштыру, төзелеш эшчәнлеген үстерү һәм муниципаль берәмлек территориясендә торак төзелеше өчен шартлар булдыру буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы генераль планнарны әзерләү буенча җаваплы вазыйфаи затлар өчен укулар оештыра.
Укыту кысаларында фондның әйдәүче белгечләре, министрлыклар, «Росреестр ФКП» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре урманчылыклар җирләре башка категорияләрдәге җирләргә керүе, шәһәр төзелеше документларын эшләүгә кадәр муниципаль берәмлекләр чикләрен үзгәртү, җир кишәрлекләре категориясен үзгәртү, генераль планнарны эшләү өчен башлангыч мәгълүматлар җыю, торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турында бердәм дәүләт реестрына белешмәләр кертү турында сөйләячәкләр.