Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм ресурс булдыру сораулары каралды

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында видеоэлемтә режимында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары А.Л. Оверчук рәислегендә «Җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсы»федераль дәүләт мәгълүмат системасын булдыру буенча эксперимент үткәрү сораулары буенча киңәшмә үтте.

Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләрен үстерү, җир һәм күчемсез милек объектлары турындагы белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын арттыру өчен, эксперимент кысаларында Җир һәм күчемсез милек турында бердәм ресурс булдыру планлаштырыла.

Быел эксперимент дүрт төбәктә: Краснодар, Пермь крайларында, Иркутск өлкәсендә һәм Татарстан Республикасында үткәрелә.

Төбәкләрне сайлау очраклы түгел. Росреестр җитәкчесе Олег Александрович Скуфинский билгеләп үткәнчә, Краснодар краенда авыл хуҗалыгы билгеләнешләренең зур спецификасы бар, Иркутск өлкәсе урман фонды җирләренә бай, Пермь краенда сәнәгать билгеләнешендәге җирләр шактый күп, ә Татарстанда бу типтагы объектлар күп.

Республикада эксперимент өч муниципаль район территориясендә үткәреләчәк: Авыл хуҗалыгы җирләре белән дан тоткан Әтнә районында, күп кенә сәнәгать объектлары тупланган Яшел Үзән районында һәм бик күп торак проектлары тормышка ашырыла торган Питрәч районында.

Әлеге программа җир ресурслары белән идарә итүнең үтә күренмәлелеген һәм нәтиҗәлелеген арттырырга, файдаланылмый торган объектларны хуҗалык әйләнешенә кертергә, шулай ук гражданнарга һәм оешмаларга күчемсез милек объектлары турында тулы мәгълүмат бирергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International