«ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ директоры Руслан Комаров Удмуртия Республикасы коллегалары катнашында Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышын үткәрде.
ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы торак пунктлары чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына кертү эшенең барышы турында сөйләде.
Татарстан Республикасы һәм Марий Эл Республикасы делегацияләре уртак чикнең проблемалы участокларының берсендә очраштылар.
Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Самара өлкәсенең Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында булды.
Киңәшмә барышында катнашучылар Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе арасындагы чикнең бәхәсле участогы турында фикер алыштылар. Чикне билгеләгәндә, башкаручылар картографик материалларга нигезләнә, шул ук вакытта җирлектәге хәлне исәпкә алалар. «ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУның геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин сүзләренә караганда, барлык вариантлар да нигезле булырга тиеш: «Берничә картографик материал нигезендә чик үтү вариантларын карарга кирәк».
«ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ директоры Руслан Комаров Татарстан Республикасы, Киров өлкәсе һәм Марий Эл Республикасы чикләре тоташкан урында багана урнаштыруда катнашты. Өч субъект чикләренең кисешү ноктасы карта материалларның һәм җирлектәге хәл нигезендә билгеләнде.
"Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды" ДБУ эшче төркем утырышы барышында Татарстан һәм Чуашстан арасында чик билгеләгәндә килеп чыккан бәхәсле участокларның мөмкин булган чишелешләрен тәкъдим итте. Аны Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин үткәрде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов августының өченче декадасында Татарстан Республикасының 4 муниципаль район вәкилләре белән территориаль планлаштыру документларын эшләүдә кызыксынган потенциаль инвесторлар белән эшләү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмәләр уздырды.
«Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ директоры Руслан Комаров 2020 елның I яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты. Аны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин үткәрде.
Республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан чиге һәм Татарстан Республикасы торак пунктлары чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына кертү эшенең барышы турында сөйләде.