ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов республика районнарының шәһәр төзелеше документларының торышы буенча атналык киңәшмәне ачты. Ул фондка оештырганнары өчен, ә районнар вәкилләренә «Точка кипения» мәйданчыгында узган белем бирү программасында катнашканнары өчен рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренчә, мондый очрашу форматы тәҗрибә уртаклашу, шәһәр төзелеше документлары белән эшләүдә актуаль мәсьәләләрне хәл итү өчен бик файдалы.
Киңәшмәдә доклад белән Әлмәт, Кама Тамагы, Мамадыш, Чирмешән районнары башкарма комитетлары вәкилләре чыгыш ясады. Районнарда торак пунктларның һәм территориаль зоналарның чикләре буенча ЕГРНда исәпкә куелган күрсәткечләр түбән. Бу проблема, нигездә, инвесторлар булмау аркасында була. Әмма генпланнар һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре расланганнан соң да мондый белешмәләр бирелмәгән очраклар да бар. Фонд белгечләре законнар нигезендә, территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналаштыру документларын раслаганнан соң, 5 эш көне дәвамында «Росреестр ФКП» ФДБУнең ТР буенча филиалына чикләрнең урнашу урыны тасвирламасын җибәрергә кирәклеген берничә тапкыр билгеләп үттеләр.
Шулай ук район башкарма комитетлары вәкилләренә тагын бер кат генплан проектларын һәм җирдән файдалану һәм подрядчылар тарафыннан төзелеш кагыйдәләре проектларын эшләү шартнамәләренең үз вакытында үтәлешен контрольдә тоту кирәклегенә игътибар иттеләр.