Бүген «Точка кипения»дә шәһәр төзелеше эшчәнлеген цифрлаштыру һәм стандартлаштыру турында сөйләштеләр

2020 елның 4 декабре, җомга

«Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» ДБУ «Точка кипения» күмәк эш мәйданчыгында укулар оештырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы районнары башкарма комитетларының инфраструктура үсеше бүлекләренең баш архитекторлары, архитекторлары һәм башлыклары катнашты. Кереш сүз белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналаштыру документларын эшләү, раслау буенча муниципалитетлар җаваплы. Әлеге документлар белән бәйле мәсьәләләргә җаваплы карарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International