ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фондына «Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре инфраструктурасының Федераль фәнни-техник үзәге» ФДБУнең пространство белешмәләре федераль фондыннан Татарстан Республикасы территориясенең 1:25 000, 1:50 000, 1:200 000, 1:1 000 000 масштабында цифрлы топографик карталары, Татарстан Республикасы территориясенең 1:25 000 масштабында цифрлы ортофотопланнар һәм Казан шәһәре территориясенең 1:2000 масштабында 2017 елгы цифрлы ортофотопланнар алынды.


3
март, 2021 ел
чәршәмбе

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең 29.12.2020 ел, № П/0498 боерыгы нигезендә дәүләт фондларындагы пространство белешмәләре һәм материаллар буенча хезмәт күрсәтүгә бәяләр яңартылды.


2
март, 2021 ел
сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Санкт-Петербургта булды. Сәфәрнең максаты – шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмати системасы һәм пространство белешмәләре фонды базасы белән эшләү тәҗрибәсен өйрәнү.


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов укучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул укыту чараларының мөһимлеген билгеләп үтте. 

«ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ пространство белешмәләре порталын булдыру буенча эш алып бара. Бу бер урында пространство белешмәләр җыю һәм бердәмлек, шулай ук мәгълүматларны җыю һәм бирү процессларын цифрлаштыру максаты белән эшләнә. 


11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча эшче төркемнең быел беренче утырышы булды. Катнашучылар Татарстан һәм Ульяновск өлкәсенең уртак чикнең бәхәсле участоклары турында фикер алыштылар. 


10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

15, 16 февральдә Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен, территорияне планлаштыру, төзелеш эшчәнлеген үстерү һәм муниципаль берәмлек территориясендә торак төзелеше өчен шартлар булдыру буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы генераль планнарны әзерләү буенча җаваплы вазыйфаи затлар өчен укулар оештыра.


5
февраль, 2021 ел
җомга

Кереш сүз белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.


25
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында видеоэлемтә режимында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары А.Л. Оверчук рәислегендә «Җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсы»федераль дәүләт мәгълүмат системасын булдыру буенча эксперимент үткәрү сораулары буенча киңәшмә үтте.


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы чикләрен, торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләрен кадастр исәбенә кую буенча 2020 елда башкарылган эшләр турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International