Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы ачылды. Көн кадагына 17 сорау күтәрелде, шуларның берсе - 2021 елның 24 ноябрендә төзелгән 41-56-с номерлы РФ субъектлары - Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе арасындагы чикне билгеләү турындагы Килешү бертавыштан расланды.
Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында республика районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм территориаль планлаштыру документлары өчен җаваплы вәкилләре белән видеоэлемтә аша киңәшмә узды.
Пространство белешмәләре фондында Яңа ел бәйрәмен уздыруны озакка сузмыйча, хезмәткәрләрнең балаларын Чыршы бәйрәменә чакырдылар.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды тарафыннан республика торак пунктларының генераль планнары һәм ПЗЗ (Җир кулланышы һәм төзелеш кагыйдәләре) эшләнелешен күрсәтүче карта булдырылды.
Бүген Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан һәм Чувашия Республикалары арасындагы чикне билгеләү буенча эш төркеме утырышы узды.
Бүген ТР буенча “Федераль кадастр палатасы” ФДБ учреждениесендә Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасындагы чикне билгеләү соравы буенча чираттагы киңәшмә үтте.
Бүген “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Айрат Усманов эшлекле визит белән Йошкар-Ола шәһәрендә булып, Марий Элның төзелеш һәм архитектура министры Михаил Степанов белән очрашты.
КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарәсе югары мәктәбендә Татарстан муниципаль районнары авыл хуҗалыклары башлыклары өчен “Авыл җирлеге башлыклары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре” дип аталган квалификация үстерү программасы эшләп килә.
ТР Пространство белешмәләре фонды белгечләре тарафыннан фонд материаллары буенча махсус интерактив карта булдырылды. Әлеге карта фондның төп порталы эшли башлаганчы вакытлы сервиста урнаштырылды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында агымдагы елның 6 декабрендә расланган “РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” 408-ФЗ көчкә керүе сәбәпле киңәшмә узды.