Авыл җирлеге башлыклары өчен шәһәр төзелеше документларын хәзерләү буенча укулар дәвам итә

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарәсе югары мәктәбендә Татарстан муниципаль районнары авыл хуҗалыклары башлыклары өчен “Авыл җирлеге башлыклары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре” дип аталган квалификация үстерү программасы эшләп килә.

“Авыл җирлеге территориясенә төп төзелеш документларын хәзерләү” темасы буенча лекцияләр циклын “ТР Пространство белешмәләре фонды” территориал планлаштыру бүлеге җитәкчесе Владимир Кандалинцев укыта.

Махсус төзелгән әлеге программа җирлекләрнең төзелеш документларындагы төп сорауларга туктап, территораль планлаштыру һәм зоналарга бүлү документларын анализлауга нигезләнгән. Шулай ук тыңлаучыларга әлеге документларда еш очрый торган хаталар аңлатыла, җирлекләрнең төзелеш документларын тикшерү, хәзерләү, раслау һәм куллану күнекмәләре дә өйрәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International