Пространство белешмәләре фондында Яңа ел бәйрәмен уздыруны озакка сузмыйча, хезмәткәрләрнең балаларын Чыршы бәйрәменә чакырдылар.
"Форсаж" картинг үзәгендә узган әлеге чарада балаларның көлүе, бәйрәм җырлары белән беррәттән узышта катнашучы машина тавышлары да ишетелде. Һәр кечкенә кунак ул көнне үзен "Формула-1" ярышчысы итеп күз алдына китерә алды. Ә бәйрәмнең иң кызу мизгелендә Кыш Бабай белән Кар кызы да чыкты, балалар белән бергәләп чыршы тирәсендә әйләнеп, бәйгеләрдә катнашып, аннан шигырь сөйләүчеләрне дә тыңларга өлгерде алар. Соңыннан бөтен килгән балаларга тәм-томнар белән тулган сандыклар өләштеләр.