Башкарма комитет җитәкчеләренә төзелеш документларын эшләп бетерү кирәклеге турында аңлаттылар

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында республика районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм территориаль планлаштыру документлары өчен җаваплы вәкилләре белән видеоэлемтә аша киңәшмә узды.

Очрашуда Фонд белгечләре тарафыннан эшләнелгән интерактив карталар күрсәтелеп, һәр районда генераль планнар һәм ПЗЗ (җир кулланылышы һәм төзелеш кагыйдәләре) торышын күзәтеп бару мөмкинлеге барлыгы аңлатылды.

Карталарны түбәндәге сылтамалар аша карарга мөмкин:

https://fpd.tatarstan.ru/index.htm/news/2041660.htm

https://fpd.tatarstan.ru/index.htm/news/2039785.htm

ТР муниципаль районнарының генераль планнары, җир кулланылышы һәм төзелеш кагыйдәләре проектларын эшләп бетерү буенча да сораулар күтәрелде. Аларга ТР ПБФ вәкилләре – директор Айрат Усманов, урынбасары Руслан Комаров, территориаль планлаштыру бүлеге җитәкчесе Владимир Кандалинцев һәм хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Татьяна Яковлева җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International