Бүген “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Айрат Усманов эшлекле визит белән Йошкар-Ола шәһәрендә булып, Марий Элның төзелеш һәм архитектура министры Михаил Степанов белән очрашты.
Җиткәчеләр Марий Эл Республикасына җибәрелгән чикне билгеләү турындагы Килешү проектын карап чыктылар. Исегезгә төшерәбез, ТР Пространство белешмәләре фонды тарафыннан күрше 8 регион белән чикне билгеләү эшләре алып барыла. Татарстан һәм Марий Эл арасындагы чикнең озынлыгы 325 км тәшкил итә. Биредә 44 проблемалы участок табылган иде, хәзерге вакытта аларның күпчелее хәл ителгән.
Килешүгә кул куелып, җир эшләре хәзерләнгәннән соң, чик Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертеләчәк.