Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды тарафыннан республика торак пунктларының генераль планнары һәм ПЗЗ (Җир кулланышы һәм төзелеш кагыйдәләре) эшләнелешен күрсәтүче карта булдырылды.
“ТР ПБФ” ДБУ атна саен Татарстанның шәһәр төзелеше документлары буенча инвентаризация үткәрә. Биредә генераль планнар төзелүе, җир кулланышы һәм төзелеш кагыйдәләре раслануы, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры хисабына торак пунктлар чикләре кертелүе тикшерелә. Эш күләмен һәм аның барышын күзәтү өчен барлык белешмәләр дә бер картага тупланды, аны әлеге сылтама аша карарга мөмкин: https://arcg.is/1OLa5G0
Әлеге карта кызыксынучыларга тулаем район буенча да, аерым авыл хуҗалыклары буенча да шәһәр төзелеше документларын карарга мөмкинлек тудыра.