Бүген Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан һәм Чувашия Республикалары арасындагы чикне билгеләү буенча эш төркеме утырышы узды.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакриев җитәкчелегендәге әлеге киңәшмәдә министрлык белән “ТР Пространство белешмәләре фонды” җитәкчелеге һәм белгечләре катнашты, Чувашия ягынннан эш төркеме вәкилләре сөйләшүләргә видеоэлемтә аша кушылды.
Әлеге очрашуның төп максаты – ике регион арасындагы чикне билгеләү буенча төзелгән килешү проектын бергәлектә карап чыгу иде.